65 ел элек халыклар юлбашчысының гомере өзелгән.
Сталин баш миенә кан саву нәтиҗәсендә үлгән, дигән фараз бар. Инсульт. Ләкин моңа күпләр ышанмый. “Сталинны ничек үтергәннәр?”, “Сталин һәм Христос”, “Сталин ничек коррупцияне җиңгән?” дигән китаплар авторы Николай Над Иосиф Виссарионовичның үлеменә дәүләт түңкәрелеше гаепле дип исәпли. Заговорны
Лаврентий Берия оештыра.
Ләкин алар көрәштәшләр бит, җитмәсә икесе дә грузин. Берия – мингрел, дигән фикердә автор. Бу республиканың көнбатышында яшәүче халык. 50нче елларда Сталин Бериянең чын йөзен күрә алган. Аңа каршы “Мингрел эше” җәелдерелә башлаган. Гомерен коткарыр өчен соңгысы Сталинга каршы заговор оештыра, аңа Никита Хрущевны, Георгий Маленковны, Вячеслав Молотовны җәлеп итә... Алары да үз киләчәкләре өчен хәвефләнә. Сталин “карт гвардия”не властьтан кысрыклап, яшь кадрларга өстенлек бирә башлый. 1952 елның 16 октябрендә КПСС Пленумында ул: “без Молотовны, Кагановичны, Ворошиловны вазыйфаларыннан азат иттек. Министр эше – муж