Атна саен полиция сводкаларын карап, чәчләр үрә тора: җиде көн эчендә ике йөзгә якын (кайчак артыграк та!) гаилә ызгышлары теркәлә. Монысы полициягә барып җиткәне, ишетелгәне, хәбәр ителгәне генә. Ә хәбәр ителмәгәне күпме?! Шушы сводкаларда коточкыч юллар да очрый: “Ир хатынын кыйнап үтергән”, “Бергәләп эчкәннән соң чыккан сугыш хатынның үлеме белән тәмамлана”, “Еллар буе золым астында яшәгән хатын иренә пычак кадап үтергән...”
Әйе, өйдә савыт-саба шалтырамый тормый. Әмма соңгы елларда бу “шалтыраулар” артык ешайды һәм куркыныч төс алды.
— Барлык ызгышларның да диярлек нигезендә эчкечелек ята. Ирләр эчә, хатыннар эчә. Бу гаиләдә үскән балалар интегә. Алар еш кына ата-анасының шушындый тормышын күреп үсеп, бик иртә урлаша башлый, начар юлга баса. Атна саен йөзәр сугышу очрагы теркәлә. Аеруча тулай торакларда яшәүчеләр арасында мондый хәлләр еш күзәтелә, — ди Нефтекама полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Расих Әхмәтов.
Расих Сәгыйтьҗан улы хокук саклау органнарында инде 25 ел эшли. Тәҗрибәсе зур. Аның сүзләренә караганда, соңгы ун-унбиш елда сугышулар, кыйнаулар саны аеруча арткан. Һәм алар кансызлыгы белән аерылып тора.
— Узган елда 135 гаилә низагы теркәлеп, административ комиссиягә җибәрелде. Бу санны күп дип әйтә алмыйм, чөнки административ комиссия нинди чара күрә? Ул бу парга штраф сала. Аны, гадәттә, шул ук бичара хатын түли. Болайрак килеп чыга: ире беркайда да эшләми, балаларын карамый, эчеп йөри, салган баштан кайтып хатынын кыйный. Хатын, түзә алмыйча, полициягә хәбәр итә. Без протокол төзеп, аларны комиссиягә җибәрәбез. Анда шул бичарага штраф салып кайтаралар. Закон буенча 300дән 500 сумга кадәр штраф каралган. Болай да булмаган акчаны кайдандыр юнәтеп түләргә тиеш булалар. Бу проблеманы хәл итү, гадәттә, шул ук хатын җилкәсенә төшә. Менә бөтен күрелгән чара! Билгеле ки, икенче тапкыр ул полициягә хәбәр итеп тә тормаячак. Я кыйналуын дәвам итә, я түзә-түзә дә үзе дә кулына корал ала. Андый очраклар да булгалады. Бүген гаилә низагларының күбесе участковыйлар катнашлыгында хәл ителә, комиссиягә барып җитми. Шулай да кансыз рәвештә хатынын (ирен) кыйнаган очраклар бар, андыйларга карата җинаять эше кузгатыла. Әйтик, узган елда Жинаять кодексының 116нчы мәддәсе буенча 115 җинаять эше кузгатылган, — ди ул.
Ни өчен ир белән хатын сугыша? Моңа төгәл генә җавап юк. Түбән мәдәният, тәрбиясезлек, эчкечелек, эшсезлек — болар гаилә низагларының төп сәбәп-ләре.
Дин вәкилләре исә монда халыкның әхлаксызлыгын, диннән ерак булуын күрә. Чөнки дини гаиләләрдә мондый хәлләргә юл куелмый.
— Дин ир белән хатынның бер-берсенә булган ихтирамын, никахта туган балаларны хуплый. Әгәр дә инде парлар арасында аңлашылмаучанлык килеп туган, алар бер-берсен яратмый башлаган икән, бу очракта кул күтәреп, сугышып яту һич тә кирәкми, талак әйтеп, аерылышырга кирәк. Элек ничек булган? Ире җәбер-ләп торган хатын аннан аерылырга теләсә, ә ире талак әйтмәсә, аермаса, бу очракта хатын казыйга барган. Казый гаиләдәге низагны хәл итәргә ярдәм иткән. Хатын, ирем кыйный, дип әйтә икән, аның сәламәтлегенә зыян килү турындагы медицина белешмәсе яисә ике ир шаһит булырга тиеш.
Хатыннарның да төрлесе бар, җитди сәбәп булмыйча да “аерылам” диючеләр булгалаган. Бер хәдистә, “әгәр бер хатын бернинди сәбәпсез иреннән аерылуны сораса, ул хатынга җәннәт исе хәрам булыр”, диелә, ягъни җәннәткә керү түгел, аның исен дә иснәмәс. Ә инде кыйналып, җәберләнеп яшәргә берәү дә тиеш түгел. Чыннан да аралар суынган, кул күтәрүгә кадәр барып җиткән икән, бу очракта аерылышу яхшырактыр. Әмма гомер юлын үткәндә ярыбызны кайчандыр үзебез сайлауны, аңа бәхет вәгъдә итүебезне, балалар алдындагы җаваплылыкны онытмасак иде, — ди мулла Мәгъдән Атнабаев.
Әле дин буенча да аерылышу тиз генә хәл ителми, ул биш өлештән тора икән. Ир белән хатын, бәлки, аңнарына килер, кире кушылыр, яшәп китәр дип, анда да парларга берничә мөмкинлек бирелә. Ә инде арада чыннан да җылылык калмаса, алар аерылыша.
Аерылулар, гаилә низаглары, җәбер-золым адым саен. Алар белән көрәшкәндә, иң тәү чиратта, боларга китерүче сәбәпләр — эчкечелек, әхласызлык белән көрәшергә кирәктер. Хәзер җәмгыять тә битараф, “гаилә дебоширларын” элекке кебек профсоюз җыелышларына, авыл Советына чакырмыйлар, аларның кылыкларын тикшермиләр. “Үзләре беләләр, кеше гаиләсенә кысылмыйм” дип, кайчак терәлеп кенә торган күршеләр дә стена артындагы акыру-бакыруларга, ярдәм сораган ялваруларга битараф кала. Ә бу вакытта кемнеңдер җаны кыела...
Мондый коточкыч хәлләр турында тыңлагач, бик еш гаилә низагларына китергән аракыны себереп түгәсе килә. Әмма хөкүмәт беркайчан да моңа бармаячак. Шуңа да балаларыбызны, якыннарыбызны аракыга битараф итеп, динле, әхлаклы итеп тәр-бияләргә генә кала. Бу дөньяда эчкечелектән башка да ямь бик күп!