Берничә ай элек якын танышымның телефонына кызы “шагомер”, ягъни адымнарны санаучы кушымта куеп биргән иде. Әлегә кадәр транспортта гына йөргән, кичләрен телевизор алдында сериаллар карап уздырган ханымны алыштырып куйдылармыни! Хәзер ул көн дә кичен, телефонын кесәсенә салып, урамга йөрергә чыгып китә. Телефоны аның адымнарын, үткән чакрымнарны санап бара, ә ул шул вакыт эчендә “янган” калорияләре өчен сөенә. Танышымның бу хоббие йогышлы булды, күрәсең, күп тә үтми ул үзе генә түгел, ирен дә ияртеп йөри башлады.
— Болай көн дә җәяү йөрү бик файдалы икән бит. Гәүдә җиңеләеп китте, кыска гына вакыт эчендә 4-5 килограмм авырлыкны ташладым. Көненә 4-5 километр, ягъни 8-9 меңнән артык адым үтәм. Элек эштән кайткач бөтен вакытым ашарга әзерләп, атлаган саен ашап, телевизор карап үтә иде. Ә хәзер телефоным йөрергә өндәп, күңелне кытыклап кына тора, — дип сөйли ул. Чынлап та, соңгы вакытта кичләрен урамга чыксаң, җайлап кына атлап йөргән өлкәннәр дә, балаларын иярткән яшь парлар да, таяк то