Дүртөйле шәһәрендә "Кыюлар гына ут-ялкынны буйсындыра" дип аталган республика балалар бәйгесенең район этабы узды. Бәйгегә мәктәп укучылары тарафыннан 140 эш тәкъдим ителде. Балалар рәсем, төрле материаллардан ясалган кул эшләре, техник эшләнмәләр башкарды. Ә бәйгенең төп максаты яшь буын вәкилләренең янгыннарны кисәтү өлкәсендә белемен арттыру, янгын сүндерүче, коткаручы һөнәрләренә карата кызыксыну уяту булды.