Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Әле генә файдалы иде, хәзер куркыныч

Сез каһвә яратасызмы? Кайчан гына әле, аны куллану рактан үлү ихтималлыгын киметә, дигәннәр иде...

Хәзер икенче төрле сөйлиләр. Америкадагы Калифорния штаты суды каһвә җитештерүчеләргә һәм сатучыларга продукцияләренә онкология чирләре китереп чыгару куркынычы булу турында махсус билге куярга кушкан. Каһвә бөртекләрен кыздырганда ракка китерүче акриламид дигән канцероген матдә бүленеп чыга, ди, имеш. Кемгә ышанырга да белмәссең инде...