Башкалабызда "Миловка шоссесы" барлыкка килде. Уфаның Дим һәм Ленин районнарында урнашкан гамәлдәге урамга шундый яңа исем бирелде. Карар Уфа шәһәр Советы утырышында кабул ителде.
Башкаланың Дим районындагы Тикшеренү урамыннан төньяк юнәлеш буенча Уфа районында федераль М7 трассасындагы транспорт юл чишелешенә кадәр гомумшәһәр тәгаенләнешендәге магистраль урам хәзер "Миловка шоссесы" дип йөртеләчәк.