10 декабрьдә башкалабызның академия театры сәхнәсендә Бөгелмә халык театры “ ГӨРГӨРИ КИ ЯҮЛӘРЕ “ спектаклен Идел-йорт фестиваленен җинучесе буларак Казан тамашачысына тәгьдим итә. Бөгелмәнең нәкь уртасында шәһәребезнең символы булган , узенең миллилеге ,жыйнаклыгы, матурлыгы белән аерылып торган тарихи бина бар. Әлеге бинаның түбәсенә урнаштырылган мөнбәре шәһәребезнең гербын да бизәп тора. Бу йортны 1903 елда үз вакытында Бөгелмә өязендә үзенең юмартлыгы, халыкчанлыгы белән дан тоткан хәйрияче Мохәммәдшакир Хәкимов салдырган. Революциядән соң озак еллар Бөгелмә халкы бу бинада кино караган. 2001 елдан башлап әлеге мәшһүр бинада “Татар мәдәният үзәге” халыкка хезмәт итә.Шуны да әйтеп узыйк, республикабызда “Татар мәдәният үзәге” дип аталган ике генә бина бар: аның берсе мәркәзебез Казанда, икенчесе-чал Бөгелмә шәһәрендә. Милли Үзәк ачылуның башыннан ук аны Татарстан Республикасынының атказанган мәдәният хезмәткәре,режиссер Флюра Әхмэтвэли кызы Шәрипова җитәкли.Шириаздан С