Авыл халкы иртәдән үк тавыш бирергә килә башлады. Теләче авылыннан Илсия Алексеевада иртәдән килеп гражданлык бурычын үтәде. “Ел саен референдумда катнашам, җирлегебез төзек, матур булса үзебезгә үк күңелле, бар эшне башкарырга акча да җитмәскә мөмкин, ә менә үзара салым акчасы бу эшләрне башкарырга ярдәм итә. Бу матурлык, эшләнгән эшләр безнең балаларга да кала”, -диде ул. Теләче урта мәктәбендә урнашкан сайлау участогына Шөгаеповлар гаиләләре белән килде. Быелгы җыелачак үзара салым акчасына “Дуслык” урамына чишмә төзекләндерергә планлаштыралар, эшләнгән эшләр күз алдыбызда”, -диде Галия ханым да.