Узган атнада Тубыл шәһәренең 15 нче урта гомумбелем мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге мәктәп өлкәдә этно-мәдәни компонентлы мәктәпләр арасында иң алдынгылардан исәпләнә. Ул 1918-1951 елларда тирә-юньдә милли мәктәп буларак танылу ала һәм анда татар балалары якын-тирә районнардан да килеп укый. Аннан алдагы дистә ел мәктәп үсеше өчен иң кулай еллар буларак тарихка кергән. Себер якларында әдәби татар телен үзләштерүдә Татарстанда югары уку йортлары тәмамлап юллама белән килгән укытучыларның өлеше зур була. 1961-92 елларда укыту рус телендә булса да, тәрбия чаралары милли телдә алып барыла. 1992 елдан ул этно-мәдәни компонентлы мәктәп буларак эшли. 100 еллык юбилей чарасында Татарстаннан да кунаклар булды. Мәктәпнең 100 еллык юбилеенда ТР Мәгариф министырлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Казан шәһәре Совет районы мәгариф бүлеге методисты Илвира Касыймова, 167 нче мәктәп директоры Лилия Х