Халык театрларының “Тамаша” республика фестиваленең Иске Балтачта үткәрелүе очраклы түгел. Чөнки безнең район сәнгатьнең бу өлкәсендә үсеш алган төбәк буларак инде күптән танылган. Театр коллективларының 2008 елдан башлап район күләмендә үткәрелеп килгән “Тамаша” смотр-фестивале узган елда республика бәйгесе төсен алды. Былтыр “Тамашада” республиканың төрле районнарыннан дистәгә якын коллектив катнашкан булса, быел район мәдәният сарае сәхнәсе Октябрьский , Нефтекама, Уфа шәһәрләре, Аскын, Бакалы, Балтач, Борай, Бишбүләк, Дүртөйле, Яңавыл, Уфа районнарыннан килгән үзешчән актерларны каршы алды. Барлыгы унике коллектив. —“Тамаша” фестивале — ул изге традиция һәм уникаль проект. Театр сәнгатен үстерү һәм пропагандалауның абруйлы мәйданчыгы. Быелгы фестиваль дә идеяләр һәм гүзәл ачышлар чыганагы булсын,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бәйгедә катнашучыларга һәм тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. Һәр өлкәдә халык яңалык көтә. Театр сәнгатен сөючеләр дә дрмат
Балтач театр „башкаласы”на әверелде
27 ноября 201827 ноя 2018
5
3 мин