Югары Симеттә яшәүче Галинур абый Галәветдиновны районыбызда гына түгел, тирә-юнь төбәкләрдә дә беләләр. Төрле конкурслар лауреаты булган өздереп уйнаучы гармунчы гына түгел, гармуннарга җан иңдерүче оста буларак танылган кеше ул.
Мин килгәндә Галинур абый яраткан эшендә – остаханәсендә гармун төзәтү белән мәшгуль иде. Җыйнак кына бинада гармуннарның ниндие генә юк: зуры да, кечкенәсе дә, таушалганы да, яңасы да. Биредә үзенә бер сихри дөнья! Әти-әнисе ягыннан ике нәселдә дә оста гармунчылар арасында үскән Галинурның кечкенәдән гармунга үрелүе гаҗәп түгел. Нәни Галинур да 6 яшеннән әтисенең Туладан алып кайткан тальянын тарта-тарта туздырып бетерә. Елый-елый уйнарга өйрәнә. Сигез яшендә гармун алырга дип шкаф өстенә менеп кулын сындыру да гармунга тартылуны сүндерә алмый. 8 сыйныфны тәмамлагач, Алабуга культура-агарту училищесына керергә хыялланса да, әтисе каршы төшә: Галәветдин абый улының механизатор булуын тели. Әтисенең теләген үтәп, 2 ел тракторчы булып эшли ул, әмма күңеленең җыр-моңга тартылуы гына кимеми. 1981 елда Чаллы шәһәренең «КамАЗ» берләшмәсенә яшелләндерү буенча өлкән прораб булып эшкә урнашкач, чын мәгънәсендә иҗат белән кайный башлый. «Минем гармун хикмәтләре 1982 елда башланды. Эштән кайтам да, «Энергетик» мәдәният сараена китәм. Анда күренекле cәнгать әһелләре – Илгиз Закиров, Флера Хөрмәтова, Роберт Галиев белән таныштым. Алар миңа сәнгатькә юл ачтылар. Чаллының музыка мәктәбе укытучысы Роберт Галиевны үземнең дә остазым дип саныйм. Репертуар сайларга да, төймәләргә ничек дөрес басарга икәнлегенә бармакларыма суга-суга ул өйрәтте. Хәзер дә көлешеп искә алабыз», – дип сөйли Галинур абый. Озакламый төрле конкурс-бәйгеләрдә катнаша башлый. «Уйнагыз, гармуннар», Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсларында дипломат, лауреат була. 1996 елда Чаллыда Дмитрий Заволокин җитәкчелегендәге «Играй, гармунь» конкурсына Татарстандагы данлыклы мастер Степан Киселев аңа махсус гармун ясый. Күренекле оста ясаган гармунның бәясе дә саллы була, әлбәттә, иң мөһиме, ул аңа уңыш китерә: югары профессиональләр катнашкан конкурста өченче урынны яулый. «Бу җиңү миңа канатлар куйды, алга таба Мәскәүнең Кызыл Мәйданында, Санкт-Петербуг сәхнәләрендә уйнарга туры килде», – ди ул. Бүген төрле конкурсларда яулаган 20ләп Дипломы саклана. Әмма акча кирәклектән җиңү китергән гармунын сатарга мәҗбүр була ул. Чаллыда яшәгәндә үк гармуннарның вак-төяк ватылган җирләрен төзәтү эшләренә керешсә, 2000 елда туган авылы Югары Симеткә кайтып төпләнгәч, чын-чынлап гармун ясау белән шөгыльләнә башлый. Бервакыт Миңгәр Сабантуенда Илһам Шакировның аккомпаниатры – күренекле музыка белгече Алмас Имаев кулындагы бик тә таныш, якын гармунга күзе төшә. Үзенең Киселевка ясатып, саткан гармуны икәнлеген тиз таный. Инде гармун берничә хуҗа алыштырып, Имаев кулына күчә. «Без Алмас әфәнде белән таныш идек. Янына барып гармунымны кире үземә сатуны яисә бер бүлмәле фатирга алыштыруны сорадым. Риза булмады. Яхшы уен коралы бәһасез була шул ул. Бу чын профессиональ ясаган искиткеч гармун иде», – ди Галинур абый. Бүген ул үзе дә гармун ясауның һәм ремонтлауның бөтен нечкәлеген белгән сирәк осталарның берсе. Аны эзләп республиканың төрле районнарыннан киләләр. Галинур абый ясаган 20 ләп гармун төрле төбәкләргә таралган. Шулай ук ул ясаган гармун республикабызның виртуоз гармунчысы Ринат Вәлиев кулында моң чәчә. «Гармунны ремонтлау яңаны ясауга караганда авыррак. Чөнки бөтен детален кире сүтәргә, аннан бөртекләп кире җыярга кирәк. Озак һәм бик вак эш. Бу – фанатлар шөгыле, акча дип түгел, күңел кушуы буенча эшләнә. Шуңа гармунчы белән балыкчыны беркайчан да баемый, диләр бит. Арып, бөтенесен тотып аткан чакларым да була. Кеше ялварып сорагач, тагын тотынам. Төнге 1ләргә кадәр утырам. Әле ремонтлыйсы 5-6 гармуным бар. Үземә концертлар өчен кечкенәләрен ясыйсым килә. Вакыт кына тими», - ди Галинур абый. Данлыклы гармун ясаучы оста Михаил Вараксинныкы тибындагы тальянын 1 ел буе ясый ул. Әлеге күз явын алырдай уен коралын 150 меңгә сорап киләләр. Әмма ул бәһасез, ягъни сатылмый. Оста әйтүенчә, бер гармун ясый һәм 1не ремонтлый алган ел, бик уңышлы санала.
Галинур абыйның яраткан шөгылендә дә, тормышында да иң зур терәге – тормыш иптәше Фидания апа. «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың диләр, 2001 елда Галинур белән кавышкач, үзем дә бу эшкә кереп киткәнемне сизми калдым. Бүген мин гармуннарның күреген эшлим, каешларын тегү, корпусны бизәү минем өстә», - ди Фидания апа. Гармун ясар өчен бары тик чит илдә эшләнгән фанера, күннәр, кыскасы, фирма кибетләреннән алынган яхшы материаллар гына кулланыла.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, гармун ясау ике өлештән: гармунның эчен, ягъни аваз бирүче инструментларын һәм тышын – корпусын ясаудан гыйбарәт. Галинур абый аның тышын ясый. Ә тавышны, авазны Казан шәһәрендәге фабрика осталарына куйдыра. «Гармуннарның тавышын көйләүче осталар корпус ясауны сыерчык оясы ясауга тиңлиләр. Нинди матур сыерчык оясы килеп чыккан, дип сокланалар. Чөнки бу эштә иң кыены – аваз бирү», - ди ул. Әмма сихри моң белән тулган әлеге гаҗәеп «ояны» булдырыр өчен күпме сабырлык, ихтыяр көче, нәкыш остасы булу кирәклеге Галинур абый әйтмәсә дә аңлашыла. Ә бу сыйфатлар аңа табигать тарафыннан мул итеп бирелгән. Моңның нәкъ үзе кебек.
1934 елда Казанда гармун ясау фабрикасы төзелә.
Фәридә Вилданова.