Халык бердәмлеге көнен билгеләү уңаеннан, иртәгә Иске Балтачның Сабантуй мәйданында тантана узачак.
Биредә „Заманча шәһәр мохите булдыру” федераль программасына ярашлы үзгәртеп корылган мәйданны ачу тантанасы планлаштырыла. Мәйдан яңа төс алды, дип әйтергә тулы нигез бар.
Анда бару юлы асфальтланды. Көрәш мәйданчыгын яңарттылар. Шулай ук сәхнә үзгәртеп корылды. Хәзер биредә зур концертлар уздыру мөмкинлеге бар.
Үзгәртеп корылган сәнәдә беренче концерт якташларыбыз—автор-башкаручы Азат Имаев, Башкортстанның атказанган артисты Рифкат Габделҗанов катнашлыгында үтәчәк.
Дамир ХӘЙРТДИНОВ.