Чарада Бөгелмә эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре, шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе М. Конков, ТКХ, юл хуҗалыгы транспорт һәм элемтә бүлеге начальнигы М. Моратов катнаштылар.
Дружинникларга мөрәҗәгать итеп, Бөгелмә районы полиция начальнигы Роман Водников ирекле ярдәмчеләрнең хокук бозуларга каршы көрәштә полицейскийларга ныклы таяныч булып торуларын әйтте, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде:
– Нәкъ менә гражданнарның полиция хезмәткәрләренә, хокук саклау органнарына булышлыгы белән Бөгелмәдә урамнарда, мәйданнарда, паркларда һәм башка җәмәгать урыннарында патрульлек итү эшен нәтиҗәле алып бару, гражданнар белән профилактик әңгәмәләр уздыру мөмкинлекләре киңәя, – диде ул.
Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков та ДНД әгъзалараны актив гражданлык позицияле булганнары өчен рәхмәт белдерде: – Шәһәребездә барган хәлләргә битараф калмавыгыз, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә полицейскийларга ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә, – диде ул үз чыгышында.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.