Ата-аналары полициягә гариза язган.
Уфаның бер колледжында күңелсез хәл килеп чыккан. Олы яшьтәге укытучы кызларга сексуаль характерда бәйләнгән.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы язуынча, педагог 15 һәм 16 яшьлек студент кызларыны уку мәсьәләсендәге сорауларны хәл итү өчен өенә чакырган. Кызлар сөйләвенчә, өйдә ул аларга бәйләнгән һәм спиртлы эчемлекләр тәкъдим иткән. Алар укытучыдан качып котылган.
Балигъ булмаган кызларның әти-әниләре полициягә гариза язган. Әлеге очрак буенча тикшерү башланган.
Фото: Kcdinastiya.ru