Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту… (Татар теленең хушлашуы) Яклап-саклап кала алмадыгыз, Соңгы төнем бүген, мин китәм. Упкыннармы, чоңгыл-сазлыклармы? – Алда, белмим, мине ни көтә?! Ера-ера тыгыз төн карасын, Мин китәмен, йә, күр, татарым. Канатларым канлы килеш китәм, Күкрәгемә кысып аһ-зарым. Телем тешләп китәм, авызыма Шыплап тулган, тулган кара кан. Төкерергә базмыйм, кара кандай Тиздән туар җиргә яңа таң. Ә ул инде… минем таңым булмас, Ятлар хуҗа аңа, ят рухлар. Ләззәтләнеп чөй-тамгасын сугар, Сугар аңа карагруһлар… Ана телен сайлап буламыни, Сайрап буламыни ят телдә? Тел карында туа, үз бишеге, Тел-бишеге кирәк һәр гөлгә. Бөек идем, боек килеш китәм, Канлы сөрем баскан күзләрем. Тылмачларсыз дөнья гизә идем, Җуелдымы абруй, эзләрем?! Ихтыярый ихтыярсыз тел мин, Чит-ят бакчаларның читендә Килмешәктәй үсәм, үз җиреңдә Туфрак телән, имеш… читен лә… И татарым! Нәрсә булды сиңа, Синме соң ул чүплек өеме?! Үз телеңне саклап кала алмадың, Нишләдең с