Дөньяда без – татарлар ун миллионга якын. Һәм татарлар Россиядә сан ягыннан икенче урында. Татарларның тарихи ватаны Татарстан булса да, бар татарның миллион ярымы гына татар мәмләкәтендә яши. Дөнья буйлап чәчелгән, сибелгән шул татар! Әле шуның өстенә, тарихи юлында нинди генә чоңгыл-сикәлтәләр, давыл-зилзиләләр аша узарга туры килгән аңа. Тик шулай да татар һәрвакыт татар булып кала бирде. Соңгы вакытта Россиядә милли телләргә, шул исәптән татар теленә карата булдырылган тискәре вазгыять шартларында да һәрбер татар үзенең татар милләтеннән булуы белән горурланып яшәргә, үз милләтен таныту юнәлешендә игелекле гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылу ягын карарга тиеш. Бу мәсьәлә Хөкүмәт даирәләрен дә, иҗтимагый оешмалар җитәкчелеген дә борчымый калмый, әлбәттә. Шуңа да Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов быелның сентябрендә ясаган еллык Юлламасында Бөтендөнья татар конгрессы алдына «Татар халкының үсеш стратегиясе»н эшләү бурычын юкка гына куймады. Инде бу юнәлештә эш башланды да. «Әлеге
Татар халкының үсеш стратегиясен син ничек күзаллыйсың, татар мөгаллиме?
29 октября 201829 окт 2018
40
1 мин