Балачакта
җәйләр озын иде,
Бер ел кебек иде hәр көне.
Хәзер, әллә, көне кыска, әллә төне –
сизелми дә үтеп киткәне.
Ул чакларда карлар хәтәр иде –
Баштүбәңне өч кат күмәрлек!
Хәзер,
әллә, буйлар озын, әллә, карлар алай
ишеп яумый исең китәрлек.
Шәһәр урамнарын атлау җайлы да соң,
күңел генә hаман авылда –
көртләр ерып урамнарда йөри,
тарткалаша шунда калырга.
Ә хәтерем
яши балачакта,
ялан тәпи
эзләр тезә елга ташына,
туган авыл чирәмендә ауный
талларында таган атына.
Балачакта
таллар биек иде,
гомергә тиң иде җәй көне,
алты-җиде яшьлек бала фикеремә
чиксез иде кеше гомере…