27 нче октябрь, шимбә көнне, илебезнең барлык төбәкләрендә “ Татарча диктант” дигән акция үткәрелде. Теләче районында “ Татарча диктантны”Теләче урта мәктәбендә яздылар.
Бу зур акөиядә Теләче урта мәктәбе укытучылары, 9-11 сыйныф укучылары һәм Теләче авылының татар телен яраткан кешеләре катнашты. Диктант язучылар, парталар артында татарча диктант язып, мәктәп елларын искә төшерделәр, хәтерләрен яңарттылар, яшьлектә булып алдылар. Татарча диктант язу күңелләрне яшәртте, үз көчеңә ышану уятты. Бөтенроссия "Татарча диктант" акциясендә катнашуыгыз өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм котлыйбыз!