Гомерегездә бер тапкыр булса да банандагы наклейкаларны күргәнегез бардыр. Алар ни турында сөйли соң, башыгызга бер тапкыр шундый сорау килеп караганы булдымы? 1. Әгәр анда 3 яки 4кә башланган 4 сан икән, бу интенсив авыл хуҗалыгы принцибы белән дигән сүз. Димәк, ашламалар, пестицидлар белән үстерелгән. 2. Әгәр 9 саны белән башланган 5 сан икән, димәк, банан традицион юл белән үстерелгән, Мондый юл белән банан меңәр ел үскән. Хәзер мондый юлны “органик” юл диләр, димәк, пестицидлар һәм ашламаларсыз. 3. Әгәр 8 саны белән башланып 5 сан язылган булса, продукт генномодифицированный, димәк, киң таралган ГМО дип уйлагыз. Башка яңалыклар белән «Яшел Үзән» сайтында таныша аласыз.