Найти в Дзене
ЯШЕЛ ҮЗӘН

Фернат Насибуллин: «Зөләйха...» – татарларның дәрәҗәсен төшерә торган сериал түгел

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабын диңгез буенда ятканда (эш юк) рәттән ике тапкыр укып чыктым (аңа кадәр әле татарчага тәрҗемәсен укыган идем!) һәм ул минем күз алдымнан тулы бер сериал кебек узды. Күп шау-шу куптарган бу әсәр турында тәнкыйть мәкаләләре дә күп чыгуы роман буенча төшереләчәк сериалны тизрәк күрәсе килү теләген көчәйтә генә. Һәм менә киләсе елда ул үз тамашачысына барып та җитәчәк. Мәскәүнең кино төшерүче чын профессионаллар проектында Россия­нең данлык­лы кино артистлары белән беррәттән безнең республиканыкылар да бар һәм бу бездә чын горурлык уята. Шуларның берсе – Норлат авылында туып үскән, бүгенге көндә Габдулла Кариев исемендәге театрның талантлы артисты Фернат Насибуллин. – Фернат, син бу проектка ничек килеп эләктең? –Аның турында җәй башында ук ишеткән идем инде. Артистлар составы әшнәлек буенча җыеладыр, дигән фикердә идем. Җәйге ялымда очраклы гына үзебезнең артисткабыз Рәмзия Закирҗанова белән очраштым. «Барып кара әле, Фернат, ан

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабын диңгез буенда ятканда (эш юк) рәттән ике тапкыр укып чыктым (аңа кадәр әле татарчага тәрҗемәсен укыган идем!) һәм ул минем күз алдымнан тулы бер сериал кебек узды. Күп шау-шу куптарган бу әсәр турында тәнкыйть мәкаләләре дә күп чыгуы роман буенча төшереләчәк сериалны тизрәк күрәсе килү теләген көчәйтә генә. Һәм менә киләсе елда ул үз тамашачысына барып та җитәчәк. Мәскәүнең кино төшерүче чын профессионаллар проектында Россия­нең данлык­лы кино артистлары белән беррәттән безнең республиканыкылар да бар һәм бу бездә чын горурлык уята. Шуларның берсе – Норлат авылында туып үскән, бүгенге көндә Габдулла Кариев исемендәге театрның талантлы артисты Фернат Насибуллин.

– Фернат, син бу проектка ничек килеп эләктең?

–Аның турында җәй башында ук ишеткән идем инде. Артистлар составы әшнәлек буенча җыеладыр, дигән фикердә идем. Җәйге ялымда очраклы гына үзебезнең артисткабыз Рәмзия Закирҗанова белән очраштым. «Барып кара әле, Фернат, анда ир-егет артистлар кирәк бугай», – ди. Киттем кастингка. Ленин исемендәге мәдәният сараенда халык! Безнең театрдан да, Тинчуринныкыннан да, балалар да бик күп җыелган. Бер эпизод сүзләре алдан бирелгән иде. Вокзал начальнигы белән комендант арасындагы диалог. Русча текстны вата-җимерә, үзебезчә уйнап күрсәттек. Режиссер Егор Анашкин: «Сез нәрсә, егетләр, спектакль уйнаган кебек уйныйсыз бит!» ди. 20 ел сәхнәдә уйнаган кешенең башкача булуы да мөмкин түгел бит. Кастингны яздырып бардылар, Мәскәүдә коллегалар белән киңәшләшү өчен, дип уйлыйм.

Фильмга алырлар дип уйламаган да идем, чөнки инде андый кастингларда катнашу тәҗрибәм бар иде. Шуңа күрә кастинг директоры Алла Бахның шалтыратуы көтмәгәндә булды, бик тиз ризалаштым.

– Ничек инде ул кинода төшү? Нинди хисләр? Кемне уйныйсың?

– Икенче режиссер Лилия Пысляр фикеренчә, Казан артистлары киноча уйный белми. Мин үзем күчеп китәргә мәҗбүр кеше ролен уйныйм, без монда 9 кеше, АВПларны (икенче пландагы актерлар) Лилия ханым МОИ дип йөртә. АВП булсак та, режиссер Егор Михайлович күпчелек күренешләрне безнең аша ала, бу аклана да минемчә. Шуңа күрә без бик кирәкле кешеләр анда! (Ред. Көлә)

– Рольгә ничек керәсең?

– Романны укыгач, беләсең инде, без бик күп очракта физик эш белән мәшгуль. Ә бу безнең, авылда туып үсүчеләрнең , бик табигый килеп чыга. Шуңа әле тагын актерлык осталыгы да килеп өстәлә. Камерага карау катгый тыела. Шул тормышка үзең дә ышанып яшисең. Без күбрәк күзләр, эмоцияләр белән уйныйбыз. Кирәк вакытта режиссерлар үзләре сүзләр биргәли. Белмим, миңа кыен түгел... Режиссерлар безнең эшне хуплый, кирәк вакытта мактап та куя. Миңа калса, кино артисты булу җиңел түгел. Бер эпизодны берничә тапкыр кабатларга кирәк. Төшерү процессы озакка сузыла.

Ренат Шәмсетдинов (Күченеп килүче) һәм  Елена Шевченко (Изабелла) белән.
Ренат Шәмсетдинов (Күченеп килүче) һәм Елена Шевченко (Изабелла) белән.

– Зөләйха образына карашың ничек? Бик күпләр аны тәнкыйтьләп чыкты. Бу безнең татарга хас хатын-кыз түгел, диделәр.

– Зөләйха татар хатын-кызы инде ул. Тик фильм рус телендә. Кайберәүләргә бәлки шунысы ошап бетмидер. Мәскәүләргә акча бар, нигә безнекеләргә юк? Шул сорау тынгы бирми булса кирәк. Бездәге кино сәнгатен «Русское» кинокомпаниясе белән чагыштырып булмый. Болар чын профессионаллар, үз эшенең чын осталары. Кызганыч, бездә андый мөмкинлекләр юк минемчә.

Зөләйханы Чулпан Хаматова башкара. Төрле фикерләр булыр, әлбәттә. Әмма Чулпан җаны-тәне белән бирелеп, бик борчылып эшли. Зөләйханың Мортазадан туган баласы Йосыфны коткару өчен комендант Игнатов (аны Евгений Морозов башкара) аңа үз милләтен, үз исемен бирә. Тарихта мондый хәлләр булган.

Уртада – Горелов ролен башкаручы Александр Баширов.
Уртада – Горелов ролен башкаручы Александр Баширов.

– Фернат, мондый зур проектта катнашу үзе тәҗрибә мәктәбедер инде.

– Әлбәттә, Роман Мадянов (Зиновий Кузнец), Дмитрий Куличков (художник Иконников), Юлия Пересильд (Настасья), Александр Баширов (Горелов), Елена Шевченко (Изабелла), Сергей Маковецкий (профессор Лейбе) – шундый зур шәхесләр белән көн саен диярлек күрешеп, бер проектта катнашу драма артисты өчен зур дәрес һәм бәхет.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Тиздән экран аша күрешергә язсын.

Әңгәмәдәш Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Фотолар Ф.Насибуллин архивыннан.