Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Терлекләрне лизингка алырга мөмкин булачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары чираттагы пленар утырышта берьюлы өч укуда “Башкортстан Республикасында лизинг эшчәнлеген үстерү турында” Башкортстан Республикасы Законының 4нче статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте. Әлеге яңалык лизингка токымлы малларны гына түгел, ит өчен Русиядә үрчетелгән мөгезле эре терлекләрне дә алу мөмкинлеген күзаллый.
– Закон республиканың терлекчелек тармагын үстерүгә юнәлтелгән. Үзгәрешләр ит токымлы малларга ихтыяҗ арту исәбенә авыл хуҗалыгы терлекләрен поставкалаучылар базасын киңәйтергә ярдәм итәчәк, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Нәтиҗәдә, ит бирүче токымнарның генетик куәте кыска вакыт эчендә артачак, токымчылык базасы булдырылачак. Бу ит терлекчелеге үсешенең мөһим шарты булып тора. Закон республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка раслауга җибәрелгән һәм рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә көченә керәчәк.
Фото: Интернет челтәреннән алынды

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары чираттагы пленар утырышта берьюлы өч укуда “Башкортстан Республикасында лизинг эшчәнлеген үстерү турында” Башкортстан Республикасы Законының 4нче статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте. Әлеге яңалык лизингка токымлы малларны гына түгел, ит өчен Русиядә үрчетелгән мөгезле эре терлекләрне дә алу мөмкинлеген күзаллый.

– Закон республиканың терлекчелек тармагын үстерүгә юнәлтелгән. Үзгәрешләр ит токымлы малларга ихтыяҗ арту исәбенә авыл хуҗалыгы терлекләрен поставкалаучылар базасын киңәйтергә ярдәм итәчәк, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Нәтиҗәдә, ит бирүче токымнарның генетик куәте кыска вакыт эчендә артачак, токымчылык базасы булдырылачак. Бу ит терлекчелеге үсешенең мөһим шарты булып тора.

Закон республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка раслауга җибәрелгән һәм рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә көченә керәчәк.

Фото: Интернет челтәреннән алынды