Аллаһка шөкер, без – мөселманнар. Безнең илаһыбыз - Аллаһ, Китабыбыз – Коръән, кыйблабыз – Кәгъбә, Пәйгамбәребез – Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вәссәлам. Беренче кеше һәм беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам. Ул 960 ел яшәгән, буе 27 метр булган. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әтисенең исеме – Габдуллаһ, бабасының исеме – Габдулмоталлиб, әнисенең исеме – Әминә. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 50 яшенә кадәр гомер иткән хатынының исеме – Хәдичә. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) дүрт кызы һәм өч улы булган. Кызлары - Зәйнәп, Рукиййа, Өммегөлсем, Фатыйма. Уллары – Ибраһим, Касыйм, Абдуллаһ. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) үзе исән вакытта, Фатыймадан кала, барлык балалары да үлә. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) ахирәткә күчкәч, ярты елдан соң кызы Фатыйма да вафат була. Пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!)