Тверь дәүләт медицина университеты клиникасында 8 октябрьда гауга килеп чыга. Бу көнне анда эшләгән 7 табиб тоткарлана. Тикшерүчеләр, табибларны кулга алыр өчен, аларның өйләренә хәтта коралланган спецназ да җибәрә. Уникаль һәм югары технологияле операцияләр ясалучы клиниканың эше туктап калган дияргә дә була. Килеп чыкан вәзгыять аркасында яман шеш белән авыручыларны хәтта стационарга салудан да баш тарталар, дип яза кайбер мәгълүмат чыганаклары. Баксаң, эш менә нәрсәдә икән. Тверь өлкәсендә хезмәт иткән дистәгә якын табиб, акча үзләштерү максатыннан, ялган медицина документлары белән эш итүдә гаепләнә. Тикшерү органнары мәгълүматләре буенча, 2015 нче елның октябреннан 2018 нче елның маена кадәр медицина хезмәткәрләре дистәдән артык ялган пациент уйлап чыгарып, бу “үле җаннарның” медицина документларына операция ясалды дигән белешмә язганнар. Ким дигәндә, шундый 12 пациентның медицина картасын ялган мәгълүмат белән тутырганнар. Авыруларга операция ясалды дигән ялган финанс докумен