Найти в Дзене
ЯШЕЛ ҮЗӘН

Эшләүче пенсионерларга ташламалар

Эшләүчеләрнең пенсияләре инде берничә ел индексацияләнми. Әмма алар өчен ташламалар саклана. Менә алар: -Өстәмә ял. Яше җитеп пенсия алучы хезмәткәр җитәкчесеннән ике атна өстәмә ял сорый ала. Әмма ул түләнми. -Салым тотып калулары. Эшләүче пенсионерларга физик зат керемнәре салымыннан (НДФЛ) балигъ булмаган, югары яки махсус уку йортларында белем алучы балаларына ташлама ясала. -Пенсионер әгәр дә пенсиясенең тупланма өлешенә акча күчерсә, мәҗбүри булмаган иминият программаларында катнашса һәм югары яки махсус белем бирү йортларында балаларын укытса – НДФЛ тотып калуларына ташлама бирелә. -Күчемсез милек сатып алганда, төзегәндә яки сатканда физик зат керемнәре салымына милек салымы ташламасы ясала. Яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.

Эшләүчеләрнең пенсияләре инде берничә ел индексацияләнми. Әмма алар өчен ташламалар саклана.

Әлфия Зыякаева фотосы.
Әлфия Зыякаева фотосы.

Менә алар:

-Өстәмә ял. Яше җитеп пенсия алучы хезмәткәр җитәкчесеннән ике атна өстәмә ял сорый ала. Әмма ул түләнми.

-Салым тотып калулары. Эшләүче пенсионерларга физик зат керемнәре салымыннан (НДФЛ) балигъ булмаган, югары яки махсус уку йортларында белем алучы балаларына ташлама ясала.

-Пенсионер әгәр дә пенсиясенең тупланма өлешенә акча күчерсә, мәҗбүри булмаган иминият программаларында катнашса һәм югары яки махсус белем бирү йортларында балаларын укытса – НДФЛ тотып калуларына ташлама бирелә.

-Күчемсез милек сатып алганда, төзегәндә яки сатканда физик зат керемнәре салымына милек салымы ташламасы ясала.

Яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.