Найти в Дзене
"Идел" журналы

Оксана Ильюп

Мәшәкатьләр онытылган төсле. Бөтен дөнья көзгә төренгән. Маягым бул. Һәм мин курыкмыйча Яңа тормыш башлыйм бүгеннән. ⠀ Бу диңгездә адашмамын бер дә Әгәр барсаң һәрчак янымда. Шыксыз давылларга бирешмәмен Дулкыннарның ярсу чагында. ⠀ Аерыла күрсә уратак юллар Меңнәр арасыннан табырмын. Көйлә төнге тынлыкларны ярып - Тавышыңнан сине танырмын. ⠀ Салкын җилдә җаның өши калса Мин хисләрдән җырлар үрермен. Сине җылытырлык сүзләр табып Йөрәгемне бүлеп бирермен. ⠀ Бар дөньямны сиңа тиң китереп Үзгәртермен. Син дип бары да. Бул маягым. Бул терәгем минем Язмыш дигән диңгез ярында.

Мәшәкатьләр онытылган төсле.

Бөтен дөнья көзгә төренгән.

Маягым бул. Һәм мин курыкмыйча

Яңа тормыш башлыйм бүгеннән.

Бу диңгездә адашмамын бер дә

Әгәр барсаң һәрчак янымда.

Шыксыз давылларга бирешмәмен

Дулкыннарның ярсу чагында.

Аерыла күрсә уратак юллар

Меңнәр арасыннан табырмын.

Көйлә төнге тынлыкларны ярып -

Тавышыңнан сине танырмын.

Салкын җилдә җаның өши калса

Мин хисләрдән җырлар үрермен.

Сине җылытырлык сүзләр табып

Йөрәгемне бүлеп бирермен.

Бар дөньямны сиңа тиң китереп

Үзгәртермен. Син дип бары да.

Бул маягым. Бул терәгем минем

Язмыш дигән диңгез ярында.