Узган атнада районыбызда бер төркем студентлар - Казан дәүләт аграр университеты укучылары булып китте. Яшьләр иң элек район үзәген карадылар, «Олимп» паркында, «Сабинка» яр буенда, «Сабантуй» комплексында булдылар. Кунакларның Саба белән танышулары эшмәкәрләр Эльвира һәм Алим Галимуллиннарның «ГАФЭЛЬ» гаилә компаниясе биләмәсендә дәвам итте. Биредә ике як өчен дә истәлекле вакыйга: компания базасында урман хуҗалыгының декоратив һәм урман культуралары селекциясендә инновацион технологияләре кафедрасы булдыру турында килешү төзелде. Бу киләчәктә аграр университет студентларына биредә тәҗрибә үтү, белемнәрен хезмәт белән ныгыту өчен зур мөмкинлекләр ачыла дигән сүз. Студентлар Саба җирлегендә тагын бер истәлекле чарада- өлкән яшьтәге райондашларыбыз белән аграр көллият каршындагы биләмәдә агач утырту өмәсендә катнаштылар. Барлыгы 40 төп миләш һәм юкә агачлары утыртылды. «Саба җирлеге безне бик җылы каршылады. Биредә яшәү өчен генә түгел, әйтик, үз эшеңне, бизнесыңны булдыру өчен дә зур мөмкинлекләр күрдек, гаиләң белән ял итәр өчен дә бөтен уңайлыклар булдырылган. Укуны төгәлләгәч, бу якка кайтып урнашу перспективасын карыйбыз»,-дигән фикерләре белән уртаклаштылар студентлар соңрак соцчелтәрләрдә.