Иртәгә район терлекчеләренең агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, таррмак белгечләре киәшмәгә җыела. Тугыз айлык йомгакларны билгеләү белән беррәттән, киңәшмәдә кышкы чорда терлекчелек продукциясен өзлексез җитештерү мәсьәләләре дә тикшереләчәк. Киңәшмәнең практик өлешендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм тармак белгечләре Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең Көмьязы сөтчелек фермасында эшләр барышы белән танышачаклар. Киңәшмәдә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек тармагы буенча урынбасары Ревнер Байтуллин катнашуы көтелә.
Балтач районы фермаларында кышкы чорда продукция җитештерү мәсьәләсе киңәшмәдә тикшереләчәк
17 октября 201817 окт 2018
21
~1 мин