Тавышны киметеп сөйләшүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Серләребезне уртаклашканда, башкалар йоклаган вакытта, җидти чыгышларны тыңлаганда, авырган чакта, телибезме без, теләмибезме, пышылдап сөйләшергә туры килә. Сәбәпләр күптөрле булса да, галимнәр пышылдауга күчмәскә өнди. Нигә әкрен сөйләшергә ярамаганын аңлар өчен тавышның ничек ясалганын, кайсы органнарның аваз ясауда катнашуын искә төшерергә кирәк. Артикуляцион (ягъни тавыш ясаучы) аппарат үпкә, сулыш юллары, авыз һәм борын куышлыгы, йоткылык, анат бугазыннан тора. Соңгысының тышчасында бөрмәләр бар. Аларга зыян килсә, “тавышын өзгән” диләр. Сулыш алганда авазны әйтеп булмый. Тикшереп карагыз әле? Бу табигать кануны: һава тышка чыккан вакытта гына төрле авазлар хасил була. Һаваның “юл”ын карап китик. Ул үпкәдән бронхларга һәм трахеяларга эләгә, ә аннары анат бугазыннан тышка чыга. Шул вакытта тавыш ярылары хәрәкәтләнеп тавыш барлыкка килә. Анат бугазының төзелеше аркасында без тавышны үзгәртә алабыз: нечкә яки калын тавыш