Магнитогорскиның психоневрология интернатында санитарлар өлкән яшьтәге бер пациентны ничек мәсхәрәләүләрен видеога төшергәннәр. Видеоязмада диванда тыныч кына ял итеп утырган бер бабайга резин аяк киеме аталар, күз ачып йомганчы арада очып килгән тапочка аның башына килеп эләгә. Әмма бу гына аз тоелган күрәсең, санитар егет психоневрологик авыруны башта котырта-котырта үз артыннан йөрттерә. Инде 72 яшьлек авыру кире диванга бара башлагач, санитар аның "арт шәрифенә" китереп тибә. Бу хәлне карап торган башка санитарларның видеода көлгән тавышлары ишетелә. Интернат хезмәткәрләренең бабайны шулай итеп мәсхәрәләүен Төмәндә яшәүче Яна исемле кыз "74.ru" сайтына җибәргән. Бу кадрларны аңа шушы интернатта эшләүче бер танышы җибәргән. Рәсәй Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча тикшерү идарәсе өлкән яшьтәге пациентны мыскыл итү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Прокуратура һәм полиция дә әлеге медучреждениядә тикшерү уздыра, алар анда башка пациентларның ничек яшәүләрен, биредә виде