Ияң генә, ахры, юлдан язган. Шагыйрьгәме төс ул үткәннәрдән
Кер эзләргә диеп чокынулар??
Әллә азмы, тез астына суккач,
Исәнгерәп китеп, чукынулар?! Әллә азмы тарих битләренә
Учлап-учлап сипкән кара таплар?
Соңгы маякларны аударыйкмы?! -
Татарымның рухын кемнәр саклар?? Вакланабыз... Вагаябыз һаман...
Бүлгәлиләр, ә без карышмыйбыз.
Барып җиттек! Олуглардан көлеп,
Шамакайларнымы алкышлыйбыз?? Йөз чөердем бүген бер шагыйрьдән,
Милләтеннән күпләр бизгән кебек.
"Инкыйраз"ны язган Исхакый да
Безнең бүгенгене сизгән кебек. Ә " Китап"та ямьсез шәрәләнеп,
Иртәгәбез катып калган чакта,
Җырлап-биеп, елан авызына
Кереп барасың ла, татар, тукта!.. Лилия ФӘТТАХОВА Лилиянең башка язмаларын биредә укырга мөмкин: idel-tat.ru