Алдакчылар көннән көн остара, шомара бара. Кешене алдап, төп башына утыртуның әлә нинди яңа ысулларын табып кына торалар. Шушы көннәрдә Казанда яшәүче бер хатын-кыз ике елга колония җирлегенә хөкем ителә. 27 яшьлек хәйләкәр хатын ике ел эчендә 20 кешене алдарга өлгерә. Аферист хатынның алдау схемасы бик гади була: визажист, маникюрчы һәм башка матурлык индустриясе эшчеләренең хезмәтләреннән файдаланганнан соң, акча түлисе урынга ул аларга "минем үзем белән акчам юк, картамны да өйдә калдырганмын" дип, акчаларны мобиль банк аша күчерергә тәкъдим ясый торган була. Моңа ризалык алгач, мошенник акча күчергән кыяфәт чыгарып, үзенең бер сим-картасыннан икенче сим-картасына СМС хәбәр җибәргән. Андагы контакт алдан ук банкныкы дип үзгәртеп куелган булган. Картадан күпмедер сумма акча алынды дигән телефондагы ялган хәбәрне күрсәтү белән, алдакчы шунда ук табанын ялтыраткан. Акча көтеп утыручылар картасына нишләп һаман акча килмәде икән дип сорауга аферистка бер дә югалып калмыйча “башка бан