Кушнаренко авылының Кызлар тавын үз иткән Мияубикә һава торышын фаразлый.
Иртәгә бераз яңгыр явуы күзаллана, ди ул. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, көчәючән.
Һава температурасы төнлә — 0-5 градус җылы. Көндез һава 8-13 градускача җылына.
10 октябрьдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы төнлә 3 градус салкыннан 2 градускача җылыта. Көндез 8-13 градус җылы булачак, дип фаразлый ак мәче.
Аның белән синоптиклар да килешә. Фараз чынга ашармы-юкмы - монысын иртәгә белербез.
Фото: Илир Муллагулов