Эш бирүче аена 200 мең сумнан 1 миллионга кадәр эш хакы тәкъдим итә.
Вазыйфа «Русиядә сатуны үстерү директоры» дип атала. Шушы эш хакына дәгъва итүчеләр продукция сатуны үстерү стратегиясен әзерләргә һәм якларга, аннары партнерлар белән сөйләшүләрне тулысынча озатып барырга тиеш. Эш бирүчедән биш көнлек эш атнасы һәм Хезмәт кодексы буенча эшкә алу каралган. Шәһәрдән читтәге кандидатларга күчеп килү белән бәйле бөтен чыгымнарны капларга һәм түләргә вәгъдә итәләр.
Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан