Байлар Сабасында иң зур кабак үстерүчеләр, әлеге яшелчәдән телеңне йотарлык бәлеш пешерүчеләр катнашында бәйрәм үткәрелә башлаганга 15 ел гомер узган. Әлеге чарага районыбызда быел аеруча зурдан кубып әзерләнделәр һәм ул “КабакБай” республика фестивале статусын алды. Тамаша күрергә олысы-кечесе чыкты. Балалар өчен күптөрле уен мәйданчылары фестивальнең гаилә бәйрәме буларак ролен тагын да арттырды. Гомумән, кабактан ясалган сокландыргыч композицияләрнең күбесе балалар бакчалары, мәктәп коллективларының хезмәт җимеше икәнлеген күргәннән соң чараның яшь буынга тәрбияви йогынтысы бәяләп бетергесез булуын яхшы аңлыйсың. Бәйрәмнең масштабын Сабинка яры башыннан да чамалап була иде. Парклар һәм скверлар елында төзекләндерелә башлаган елга буе үзгә тамаша мәйданы хәзер. Фестивальнең максаты турында алып баручы, танылган тамада Руслан Гыйльметдинов: “Проект үзенең эчтәлеге белән республиканың эчке туризмын үстерүне, яшьләрне авыл җирендәге актив эшчәнлеккә җәлеп итүне, татар халкының традиция