Атна башында район башлыгы Линар Закиров “Төзелеш мохите” кысаларында шәһәр объектларын карап узды. Яңа “чаңгы базасы” Кызылармиячеләр урамындагы паркта саф һава суларга яратучылар инде күрергә өлгергәндер: парк территориясендә кечкенә генә матур йорт пәйда булды. Бу корылма – модульле чаңгы базасы - Модульле чаңгы базасы турында инде күптән уйлана идек. Берничә урын каралды, иң уңышлысы дип, Мәдәният һәм ял паркы табылды. Чөнки биредә ел фасылының кайсы ае гына булмасын, гел кеше күп. Бирегә еш кына спорт төрләре белән шөгыльләнергә киләләр. Якын-тирә мәктәпләр дә физик культура дәресләрен паркта уздыра, – диде район башлыгы Линар Закиров. Барлык уңайлыклар да булган чаңгы базасы быелгы кышта эшли башлаячак. Анда санитар челтәрләр, душ, чишенү бүлмәләре бар. Һәм базага 100 пар чаңгы кайтарылачак. Теләге булган һәркем кышын арендага чаңгы ала алачак. Заманча уку үзәге Аннары район башлыгы Бөгелмә машина төзелеш техникумындагы ресурслар үзәгенә юл алды. Биредә ремонт эшләре төгәлләнгә
Бөгелмә башлыгы “Төзелеш мохите” кысаларында шәһәр объектларын карап узды
8 октября 20188 окт 2018
1
3 мин