Янгын корбанына бәйле соңгы янгын узган ялда Бритвино авылында булды. Янгын чыгу турында хәбәр “01” хезмәтенә иртәнге алтыда килә. Бәла Карамалы Тау бистәсе җирлегенә кергән Бритвино авылындагы Зур Кызыл урамындагы бер йортта чыга. Шалтыратулар күп булу сәбәпле көчләр югары номерлы чакыру буенча җибәрелә. Беренче янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә ут йортның эчен һәм чарлагын ялмап алган була. Йорт хуҗабикәсе шунда ук янгын сүндерүчеләргә өй эчендә кеше калуын хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, ул беренче булып уяна һәм янгын чыгуын сизеп ала. Хатын ирне уята. Ир киенә башлый һәм нишләптер тоткарланып кала. Хуҗабикә өйдән йөгереп чыккан арада ирнең төтеннән тончыгып өй эчендә калуы бар. Аның гәүдәсен янгын сүндерүчеләр кухняда тәрәзә янында таба. Иргә бу хатын кебек үк 63 яшь була. ЯҮМР буенча надзор эшчәнлеге белән шөгыльләнүче бүлек дознавательләренең якынча фаразлауларына караганда, янгынның электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Кеше үлем
Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре чаң суга: янгын корбаннары арта
8 октября 20188 окт 2018
39
1 мин