Благовещен шәһәрендә имгәнгән эткә икенче гомер бүләк иткән олы йөрәкле ханым яши.
Аның исеме - Вероника Шаульская. Гыйнварда социаль челтәрләрдә шәһәр читендә сыкрап-сызланып яткан эт турындагы фотолар, язмаларга битараф калмыйча, этне эзләп таба, өенә алып кайта. Бу хакта "UFA.RU" сайты яза.
Ә аннары Вероника гәүдәсенең арткы өлеше хәрәкәтсез, өстерәлеп йөргән "Рыжесть"ны бер ветеринардан икенчесенә күтәреп бара. Барысы да бертавыштан бичараны "Укол кадап, йоклатырга" дигән карар чыгара. Шулай да бәхетенә, Айрат исемле ветеринар умыртка сөяге сынган, арка мие җәрәхәтләнгән, арткы тәпиләре өстерәлеп йөргән эткә инвалид коляскасы ясап бирә. Бүген инде Рыжесть, яңа хуҗасын сөендереп, урамда җилдерә...
Берәдәк эткә икенче гомер бүләк иткән миһербанлы кешеләргә Аллаһның рәхмәте яусын!
Фото: ufa.ru