14нче лицейның 1нче сыйныф укучылары ата-аналар белән бергә трафарет ярдәмендә җәяүлеләр чыга торган урыннар янындагы тротуарларга “Куркыныч түгеллегенә ышан!” дигән искәртүләр язып чыкты. – Без юлдан чыкканда юл йөрү кагыйдәсен үтәү, игътибарлы булу гадәтен һәр балага һәм ата-анага җиткерәсебез килә, – дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева. – Бу акциягә шулай ук 1нче лицей укучылары һәм педагоглары, 32нче балалар бакчасы тәрбиячеләре кушылды. Мәгариф оешмалары яннарындагы тротуарларда без “Баланы кулыннан тот!” һәм “Як-ягыңа кара!” дигән кисәтүләр язып куйдык. – Бу – юлларга игътибар юнәлтү. Билгеле булганча, Яшел Үзәндә дә җәяүлеләр чыга торган урыннарда бәла-казалар еш чыга, – дип сөйли 14нче лицей укытучысы Гөлнара Гарифҗанова. – Кайвакыт як-ягына карамыйча юл чыгып барган балаларны, ата-аналарны күрү бик авыр. Мин тротуарга язылган гади сүзләр аларга үтеп керер дип бик ышанам. Яңалыклар белән безнең сайтта таныша аласыз.