3 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларындагы чараларның берсе – 50 ел тигезлектә яшәп, быел Алтын туйларын билгеләп үткән парларның никахларын теркәү тантанасы узды. Быел районыбызның иң мөхтәрәм парларын тәбрикләү чарасы 18нче тапкыр үткәрелеп, әлеге көн гаилә бәйрәменә әверелде. Гаилә учагы җылысында иңне-иңгә куеп яшәп, балалар үстереп, җитәкләшеп «Алтын никахлар» китабына кул куяр көнгә килеп җитү һәр пар бәхетенә дә тими. Быел районыбызда 30 гаилә үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр, бәйрәм чарасында шуларның 25е катнаша алды. «Сез – районыбызның алтын гаиләләре. 50 ел элек гаилә корып, замананың авыр чорларын үткәнсез. Илгә-көнгә игелекле балалар үстергәнсез. Бүген куйган тырышлыкларыгызның җимешләрен татыйсыз. Районыбызның бүгенге үсешендә сезнең дә өлешегез зур. Сез илебезгә 70 бала бүләк иткәнсез. Инде 134 онык, 9 оныкчыгыгыз өчен кадерле әби-бабай булып яшисез», - диде район башлыгы Рәис Миңнеханов мөхтәрәм затларны тәбрикләү чыгышында. Алтын парларны шулай ук РФ