Шәфигуллиннар гаиләсе – Бөгелмә районында гына түгел, Татарстанда да беренчеләр рәтендә. Ә беренче алар – страус кошлары асрау буенча. Бөгелмә гаиләсе әлеге эшкә өч ел элек тотынган. Бүген Соколка авыл җирлегендә кечкенә генә ферма да торгызып куйганнар. Страус кошы бүгенге көндә республикабызда авыл хуҗалыгы кош-корты булып саналмый, ләкин Шәфигуллиннар гаиләсе моның якын киләчәктә үзгәрәчәгенә өметләнә. Эдуард белән Татьянага страуслар үрчетү фикере инде күптән килгән. Өч ел элек алар, ниһаять, “җитлегәләр” һәм өй тирәсендәге территориядә 6 страус чебеше асрарга керешәләр. Бер айлык чебешләрне Самара өлкәсеннән алып кайталар. Бүген әлеге кошларның буйлары инде өч метрга якынлашкан. Экзотик эксперимент Шәфигуллиннар гаиләсенә ошап китә. - Страус үрчетү – кызык шөгыль. Алар артык игътибар таләп итми. Тавыш чыгармыйлар. Беренче вакытта безнең страус асраганыбызны хәтта күршеләр дә белмәде. Үрчетү эшен яңа дәрәҗәгә чыгару нияте белән, ферма төзедек. Ләкин кешеләр бу хакта ишетүгә, ка
Бөгелмәдә страуслар үрчетә торган гаилә барлыкка килде
27 сентября 201827 сен 2018
8
3 мин