21 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы елларында Марий Эл республикасының Суслонгер хәрби лагеренда газап чиккән якташларыбыз истәлегенә Саба һәм Теләче районнары делегациясе катнашында Хәтер ташы куелды. Биредә ачлыктан, ялангачлыктан җәфаланган әрвахлар рухына корбан чалынып, догалар кылынды.
Үлем лагеры
Суслонгер белән бәйле куркыныч хатирәләр безне кечкенәдән озата килә. Түбән сыйныфларда укыганда Суслонгер михнәтләрен кичергән директорыбыз Степанов Иван Степановичның мәктәп ашханәсендә ипи валчыкларын җыеп йөргәнен яхшы хәтерлим. «Эх, сезне бер генә көнгә Суслонгерга җибәрергә, белер идегез икмәк кадерен», – дип җан авазы белән кабатлый иде ул. Без, балалык белән тулаем аңлап җиткермәсәк тә, аның ниндидер шомлы җир икәнлеген чамалый идек. Республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы Фәнис Закиров җитәкчелегендәге делегация составында Суслонгер җиренә баргач, моның, чыннан да, шулай икәнлегенә ышандым. Экскурсияне алып баручы Галина Лихачева сөйләвенчә, хәрби лагерь 1941 елның июленнән 1945 елга кадәр эшләгән. Аның бирегә урнашуы монда элек иске хәрби полигон булуы белән бәйле. Бистәнең үзеннән 10 километр читтәрәк оештырылган лагерьның төп вазифасы фронтка пулеметчылар, артиллеристлар әзерләү була. 1941 ел кышы бик иртә һәм үтә кырыс килә. Лагерьга иң беренчеләрдән булып үзбәкләр китерелә. Солдатлар иске землянкаларда яшиләр, баш астына чыбыклар түшәп йоклыйлар, ялангач булулары өстенә ачлыктан интегәләр. Галина Алексеевна әйтүенчә, лагерьда якынча 80 меңләп солдат хәрби өйрәнүләр үтә, уннарча меңләбе михнәт-золымга түзә алмый үлә. Биредә булучыларның хатирәләре буенча, лагерьда коточкыч җәберләүләр кылына. Якыннары йөзләгән километрлар үтеп биредәгеләргә ашарга китерәләр. Әмма командирлар ризыкларны талап алып, базарга алып чыгып саттыралар. Кызылармиячеләр мондагы газапка түзә алмыйча, лагерь янәшәсендәге тирән Көмеш күлгә (фотода) сикергәннәр. Көмеш күл төбендә хәрби машина, кеше сөякләре бүген дә саклана, диләр. Биредә 31нче һәм 46нчы запас һәм 47 нче укчы дивизияләр өйрәнүләр үтә. Җәзалаулар күпмегә кадәр дәвам иткән булыр иде, билгесез, 1943 елда бирегә маршал Климент Ворошилов килә. Мондагы хәлләр тикшерелгәннән соң, лагерь начальнигы, командирлар атып үтерелә. Шушы көннән биредә беркадәр тәртип салына, ашау мәсьәләсе хәл ителә.
«Күңелемдә йөрткән
ниятем чынга ашты»
– Сугыштан соң әти мине тегермән өенә алып төшә иде. Анда авылыбыз ир-атларының Суслонгерда ничек интегүләре турында сөйләүләре балачактан күңелгә кереп калды. Менә быел шушы җирләргә аяк басарга насыйп булды. Карап йөргәннән соң, башка районнар куйган обелисклар белән таныштым. Күңелемә шунда ук, безгә дә куярга кирәк, дигән уй килде. Балалар белән, аннан Рәис Нургалиевич белән киңәшләштем. Ниятемне хуплап алгач, бу эшкә керештем. Корбан чалдырып, әрвахларга дога кылсак, рухлары шат булыр дип уйладым. Аллаһ ярдәме белән бу эшне башкарып чыктык, кабуллардан булсын, – ди әлеге чараны оештырган Олы Кибәчедә яшәүче олы йөрәкле Рифкать абый Шәфыйков (өстәге фотода).
Гүя ташның да җаны бар…
Хәзер элекке лагерь урынында урман үскән. Бөтен җирдә шомлы тынлык хөкем сөрә. Җирне каплаган ямь-яшел мүк гүя лагерь серен читкә чыгармый үзендә саклыйдыр кебек. Лагерьның нәкъ капкасы урынында Югары Ослан, Балтач районнарының обелисклары янында Саба һәм Теләче районнарының Хәтер ташы урын алды. Чардуганлап алынган истәлек ташында күпме газаплар кичергән якташларыбызның рухы гүя һәйкәл булып калыкты. Тирә-юненә туган як туфрагы сибелде. Теләче һәм Саба районы имам-мөхтәсибләре Исмәгыйль һәм Айнур хәзрәтләр мәрхүмнәр рухына изге догалар кылдылар. «Бүген бик истәлекле вакыйгада катнашабыз. Монда бөтенләй икенче рух, икенче мохит, икенче атмосфера. Тарихыбызны онытырга хакыбыз юк. Бүгенге тыныч, аяз көнебез әби-бабайларыбызның геройлыклары белән бәйле», – диде башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов һәм районыбыз башлыгы исеменнән изге эш башкарган Рифкать Шәфыйковка рәхмәт белдерде.
Шикле тавышлар ишетелә
«Суслонгерның архивы юк, күп мәгълүматлар сер булып саклана. Подольскидагы үзәк архивка сорау язып җибәрәбез, җаваплар килми. Бу җирләр 2010 елларга кадәр тыелган зона булып саналды. Хәзер Татарстаннан делегацияләр еш килеп, Хәтер көннәрен биредә үткәрәләр. Әмма бездә мәгълүмат аз. Шунысы борчый», – ди Суслонгер шәһәр җирлегенең хәрби уку подразделениесе инструкторы Татьяна Шаманова. Ул шулай ук лагерь булган урында гөмбә бик күп булуын, әмма җыйган вакытта кешеләрнең ыңгырашкан, кычкырган тавышлар ишетелүен дә әйтә. Бу күренешне дә гәүдәләре күмелмичә, сөякләре аяк астында калган әрвахлар тавышы дип юрыйлар.
Күңелдә – өмет
Көмеш күл янында Суслонгер корбаннары истәлегенә корбан чалынып, Коръән укылганнан соң күңелләргә тынычлык, тирә-юньгә дә илаһи тынлык урнашкандай булды. Суслонгер җирендә мәрхүм якташларыбыз рухына дога соңгы тапкыр кылынмас, чөнки һәркемдә изге гамәл кабатланса иде, дигән өмет-ышаныч калды.
Язманы Фәридә Вилданова әзерләде.