Район Хакимияте башылыгының төзелеш, икътисад һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Шамил Мөккамил улы ӘХМӘДУЛЛИН белдерүенчә, халыкның саулыгын саклау һәм аны яхшырту — җәмгыятебезнең беренчел бурычы икәнлеген урындагы җитәкчелек һәрвакыт истә тота.
Штәнде авылында өр-яңа фельдшер-акушер пункты төзелә. „Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” Федераль программасы буенча алып барылган капиталь төзелешкә 3,5 миллион сум акча тотынылачак.
Нефтекама шәһәрендәге чикләнгән җаваплылыктагы “МРТ – Строй” җәмгыяте эшчәннәре — ташчылар Ринат Харисов белән Александр Шарапов эшне кызу тоттылар. Июнь аенда башлап, яңа бинаның стенасын өйделәр, түбәсен яптылар. Бүген бинага керә торган төркемгә нигез эшлиләр. Аннары эчке бизәү һәм әйләнә-тирәне төзекләндерү мәшәкатьләре кала. Кирпечтән төзелгән объект быел ноябрь аенда файдалануга тапшырылачак.