Бер-бер артлы закон бозу очрагы ничек тәмамланыр?..
Нефтекаманың ЮХХДИ хезмәткәрләре ялган документ белән руль артына утырган хатынны туктаткан.
18 ай элек бу хатынны эчкән килеш руль артына утырган өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Күп тә үтм, ул Интернет челтәреннән ялган таныклык ясау турындагы мәгълүматка тап була. Ике дә уйламый, язылган адрес буенча мөрәҗәгать итә.
2,5 мең сум акча һәм үзенең исем-фамилиясе язылган анкетаны бу кешеләргә җибәргәннән соң, автоледига башка исем-фамилия язылган, әмма аның фотосы ябыштырылган документ почта аша килә. Әмма күп тә үтми, ул янә хокук сакчылары кулына эләгә.
Фото: РИА Новости