Көз, матур булуы белән бергә, үзенең салкын, яңгырлы көннәре белән сәламәт-лекне генә түгел, кәефне һәм тышкы кыяфәт-не дә бозарга мөмкин. Көзге җил, яңгырлар стресс та тудыра, ә бу сәламәтлеккә кире йогынты ясый. Көзне күтәренке кәеф белән ямьле үткәрер өчен берничә гади киңәшне тотарга кирәк.
Сәламәт чәч Көзен чәч күбрәк коела, моңа аптырыйсы юк, чөнки аның үсеше – табигый процесс. Гамәлдә, чәч коелудан котылу түгел, ә аны яңарту турында сүз бара. Чәчне үстерү һәм ныгыту өчен организмга В5 һәм Н витаминнары кирәк. Шуңа күрә көзге рационда бу витаминнар булган продуктлар ашарга кирәк. Мәсәлән, яшел фасольдә һәм ашлык культураларында бу витаминнар күп. Моннан тыш, чәч артык корымасын өчен атнасына ике тапкыр тукландыручы битлек эшләү дә сорала. Яңартылган тире Тире табигый ялтыравын югалтмасын һәм сәламәт булсын өчен аны яңартып торырга кирәк. Моның өчен төрле скраблар кулланырга мөмкин. Ләкин алар вак бөртекле булырга тиеш. Скраб атнасына бер тапкыр кулланылырга тиеш һәм шул ук вак