Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Этләрдә дә кеше язмышлары...

Аларны да кемдер ташлап китә, кемдер үзенеке итә.

Краснодар краендагы Витязево поселогы күпләргә таныш. Аның Анапа шәһәренә якын пляжларында кешеләр генә түгел, этләр дә кызына икән.

Бу җәйне бер той-терьер да хуҗабикәсе белән шул пляжда ял итәргә барган. Билгесез сәбәпләр белән ул шунда югалган.

Диңгез буенда арлы-бирле чабулап йөргән этне Ярославль шәһәреннән бер гаилә үз иткән, ияләштерә башлаган. Әмма алар этнең муенсасындагы язу буенча аның хуҗабикәсен дә тапканнар.

Ул - Башкортстанда яшәүче Елена Ималетдинова булып чыккан. Баксаң, ул этне икенче берәүгә биргән, әмма кемгә икәнен хәзер инде оныткан.

Этнең исеме Цилия икән. Баштарак ул хуҗаларын сагынып шыңшыган, хәзер яңаларына ияләшкән һәм менә дигән итеп яшәп ята икән.

Фото: vk.com сайтыннан