Бөтенрусия халык фикерен алу үзәге ил халкының 65 процентының көн саен интернетка керүен ачыклаган. Русиялеләрнең 80 проценты интернет челтәренә төрле даимилек белән керә, 4 проценты – атнасына яисә аена берничә тапкыр, ә 2 процены бөтендөнья челтәренә бик сирәк мөрәҗәгать итә икән.
18-24 яшьлек кешеләр - интернетта утыру буенча иң активлары, алар 97 процент тәшкил итә. Челтәрдән кулланучыларның 44 процентына ул эш яисә уку өчен кирәк. 42 процент кеше медиаресурслардан куллана – музыка тыңлый, фильмнар карый, итаплар укый.
Сорау алу русиялеләрнең хәзер социаль челтәрләрдә азрак аралашуын да күрсәткән. Онлайн-уеннар да кимегән.