Найти в Дзене
Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә гаделлек тантана итте

7 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәр суды юл йөрү кагыйдәсен бозуда һәм шуның нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә зур зыян китерүдә гаепләнүче “Ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчесе Ренат Хәйбуллинга карата кузгатылган җинаять эшен туктатты. Ниһаять, аның эшендә җинаять гамәлләре булмаган дигән карарга килде.

Исегезгә төшерәбез, авария 2016 елның декабрендә Гафиятуллин һәм Кызыл Армия урамнары киселешендә килеп чыга. Кома хәлендәге авыруны Казанга озату өчен аэропортка ашыга торган “Ашыгыч ярдәм” машинасы яшел төскә баручы “Toyota Hilux” машинасы белән бәрелешә. Чит ил машинасының руле артында җирле эшмәкәр була. Бәрелешү нәтиҗәсендә, дүрт кеше – шул исәптән юл-транспорт һәләкате урынында булган җәяүле дә зыян күрә, бер табибның умыртка сөяге сына.

Ел дәвамында гаепләнүче шаһит сыйфатында күрсәтмә бирә. Соңрак Эчке эшләр министрлыгында юл чатын үткәндә аңа юл бирүләренә тулысынча ышанмау сәбәпле, авариядә “Ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчесе гаепле дигән нәтиҗәгә киләләр. Иномарка йөртүчесе исә юл йөрү кагыйдәсен бозмавы – светофорның яшел төсенә хәрәкәт итүе һәм, салонда музыка уйнау сәбәпле, “скорый” сигналын ишетмәве турында игълан итә. Нәтиҗәдә, Ренат Хәйбулллинга карата җинаять эше кузгатыла.

Әлеге вакыйга буенча тикшерү һәм суд эшләре җәмәгатьчелектә күп сораулар барлыкка килүгә сәбәп булып, җитди резонанс тудырды. Р. Хәйбуллинны яклап, халык күтәрелде, гаделлекне эзләп, халык белән очрашуга хәтта үзәк “НТВ” каналы журналистлары да килде.

Соңгы судта судья “Ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчесенең юл йөрү кагыйдәсен бозуда гаепле булуын, ләкин аның хәрәкәтләренең иҗтимагый куркыныч тудырмаганы турындагы карарга килә, җинаять составы булмау сәбәпле, эш туктатылган. Суд шулай ук Р. Хәйбуллинга исемен аклау хокукы да биргән.

http://bugulma-tat.ru/news/news/bgelmd-gadellek-tantana-itte