http://bugulma-tat.ru/news/news/ekoyaz-bygesen-nti-yasaldy
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе күркәм чарадан башланып китте. Быел, гадәттәгечә, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан “ЭкоЯз” конкурсы оештырылды. Республика бәйгесендә җиңүчеләр район башлыгы Линар Закиров кулыннан бүләккә ия булды.
http://bugulma-tat.ru/news/news/ekoyaz-bygesen-nti-yasaldy
Санитар икеайлык 1 апрельдә игълан ителгән иде. Апрель-май айларында җиде шимбә өмәсе уздырылды. Алар нәтиҗәсендә, каты көнкүреш калдыклары полигонына 22 мең куб метр чүп чыгарылган. 104 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланып, юк ителгән.
Шәһәребезне, районыбызны чиста тотуга өлеш керткән хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә, мәктәп укучы-укытучыларына, шимбә өмәсендә актив катнашкан кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм, – дигән сүзләр белән район башлыгы Линар Закиров җиңүчеләрне тәбрикләүгә кереште.
“Экомәктәп” номинациясендә 4нче урта мәктәп – җиңүче. Бүләк мәктәп директоры Ираида Смирновага тапшырылды. Балалар бакчалары арасында “Экобалаларбакчасы” номинациясендә җиңүче дип 14нче прогимназиясе табылган. Бүләк учреждение җитәкчесе Елена Безруковога тапшырылды. Иң яхшы “Экоучреждение” дип чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе табылган. Директоры – Денис Белов. “Экогаилә” исеме Черепановлар гаиләсенә бирелде.