Найти тему
ҖАЙДАК

Дөньяда чәчтарашлар юк

Бер кеше чәчтарашханәгә чәчен алдырырга килгән. Чәч остасы белән сөйләшеп киткәч, аларның сүзләре Аллаһы Тәгалә турында ялганып китә.

Чәчтараш шулвакыт:

- Миңа ни генә сөйләсәләр дә, Аллаһы Тәгалә бар дип уйламыйм,- дип әйтеп куя.

- Ни өчен ?- дип сорый кеше.

- Бу болай да аңлашыла бит инде. Урамга гына чыгып карагыз. Менә әйтегез әле, Аллаһы Тәгалә бар икән, каян килщ шулкадәр мохтаҗлар, авыру кешеләр ? Каян килә ятим, караучысыз калган балалар? Әгәр ул, чыннан да булса, Җир йөзендә кайгы-хәсрәт, михнәт-золымнар, авырулар булмас иде. Бәндәләрне яратучы Аллаһы Тәгаләнең шундый кайгы-хәсрәтне, михнәт-золымнарны, авыруларны күрми калуын күз алдына да китерүе кыен.

Кеше бу сүзләрдән соң уйга калды,тик бәхәскә кермәс өчен, дәшмәде. Чәч остасы үз эшен тәмамлады, кеше аңа акчасын түләде дә,чәчтарашханәдән урамга чыгып китте. Һәм аңың каршысына чәч-сакаллары кендегенә кадәр диярлек үскән, кырынмаган бәндә очрады. Әйтерсең лә ул гомерендә бер тапкыр да чәчен алдырмаган, сакалын да кыскартмаган иде. Шулчак кеше чәчтарашханәгә кире борылып керде дә чәч остасына сүз катты:

- Беләсезме, мин сезгә нәрсә әйтәм? Чәчтарашлар юк.

- Ничек инде юк?! – дип гаҗәпләнде чәч остасы. - Ә мин нәрсә? Мин чәчтараш түгелме? Менә бит ул мин, сезнең каршыгызда .

- Юк! – диде кеше. - Алар юк! Алар булса, әнә теге адәм кебек, чәч-сакалы кендегенә җиткән бәндәләр булмас иде, – диде кеше, урам буйлап китеп баручыга ымлап.

- Әй, адәм баласы, эш бит монда чәчтарашларда түгел. Кешеләр миңа үзләре килмиләр.

- Менә бөтен мәгънә дә шунда шул! – диде кеше, чәч остасының сүзләрен җөпләп. - Соравыгызга үзегез үк җавап та бирдегез. Аллаһы Тәгалә бар һәм бер! Адәм балалары Аны эзләмиләр, Аңа гыйбадәт кылмыйлар. Шуңа күрә дә дөньяда шулкадәр күп гаделсезлек, кайгы -хәсрәт һәм авырулар....

Мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Мәчеткә уң аяк белән керергә һәм шушы доганы укырга: “Бисмилләхир-рахманир рахим. Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд. Аллаһумма-фтәх-ли әбүәәбә рахмәтик”. Мәгънәсе: “Әлеге эшемне Аллаһы Тәгалә исеме белән башлыйм һәм аның ризалыгы өчен башкарам. Әй, Раббым, Пәйгамбәребез салалалаху галәйхи вәсаләмгә үзеңнең сәламнәреңне җиткер. Әй, Раббым, Син миңа рәхмәт ишекләреңне ачсаң иде”.

1.Намазда булмаган, гыйлем эстәмәгән яки зикер әйтмәүче кешеләрне мәчеткә кергәндә сәламләү. Әгәр мәчеттә беркем дә булмаса, яки андагы кешеләр намаз укысалар (яки зикер әйтсәләр) мәчеткә керүче түбәндәге сүзләрне әйтергә тиеш: «Әс-сәләмү гәләйнә мир-Раббинә үә гәлә гибәдилляхис-салихин» (мәгънәсе: «Аллаһы Тәгаләдән безгә һәм барлык мөэмин-мөселманнарга тынычлык булсын»);

2. Утырганчы ике рәкәгать «Тәхиятүл-мәсҗид» намазын (мәчетне сәламләү намазы) уку;

3. Сату-алу белән шөгыльләнмәү;

4. Әгәр үзең белән корал булса, аны чыгармаска;

5. Югалган әйберне эзләмәү;

6. Аллаһка зикер әйтүдән тыш, тавышыңны күтәреп сөйләшмәскә;

7. Дөнья хәлләрен сөйләүдән тыелу;

8. Утырган кешеләр өстеннән атлап чыкмаска;

9. Урын өчен талашмау;

10. Намаз укыганда рәттә басып торучыларны кысырыкламау;

11. Намаз укучының алдыннан узмау;

12. Төкерегеңне чәчмәскә;

13. Бармак шартлатып яки шапылдатып утырмаска;

14. Кечкенә балалар һәм акылга зәгыйфь кешеләр намаз уку урыннарына йомышларын үтәп куйса, аны чистартырга;;

15. Аллаһы Тәгаләне күбрәк зикер кылырга;

16. Намазны чиста-пакъ киемнән укырга;

17. Суган яки сарымсак ашасаң, мәчеткә кермәскә;

18. Мәчеткә тәһарәтсез кермәскә;

19. Җомгада имам мөнбәргә күтәрелгәч һәм бергә намаз укый башлагач, сөннәт намазы укырга керешү дөрес түгел;

20. Сөннәт белән фарыз арасында сөйләшмәү;

21. Мәчеттә ашау да, йоклау да рөхсәт ителми;

22. Йогышлы чире булганнарга мәчеткә йөрмәскә кирәк;

23. Кычкырып сөйләшмәскә, тавышланмаска.

Мәчеттән чыкканда шушы дога укыла: “Бисмилләхир-рахманир рахим. Аллаһуммә инни әсъәлүкә мин фадлик”. Мәгънәсе: “Әй, Раббым, мин синең фазыйләтеңне, рәхмәтеңне, изгелегеңне, яхшылыгыңны сорыйм”.