Финанс хезмәткәрләре көне тамырлары ерак тарихка барып тоташа. Безнең эрага кадәр үк бер акыл иясе: “Акчага хезмәт итәргә түгел, аның белән идарә итәргә кирәк”, – дигән. Хак сүзләр. Муниципаль берәмлекләр өчен дә финанслар белән идарә итүнең мөһимлеген сөйләп торасы юк. Шуңа да 2007 елдан үзәкләштерелгән бухгалтерия белән берләштерелгән район финанс-бюджет палатасындагы эшне, кем әйтмешли, тавык чүпләп бетермәслек.
Коллектив 44 хезмәткәрне берләштерә. Күбесе – хатын-кызлар, чөнки саннарда романтика табу сәләте күбрәк аларга бирелгән. 1998 елдан бирле җитәкчеләре, Шәмсун Сөнгатов та палата турында хатын-кызлар хезмәтенә корылган оешма буларак зурлап сөйли. “Күңел биреп эшлиләр дә, мәдәни-спорт чараларында да актив катнашалар һәм әниләр буларак балалар да үстерәләр. Бездә эшләүче хатын-кызларның гаиләләрендә 1 яшьтән алып 17 яшькәчә 63 бала тәрбияләнә. Ә эшнең асылына килгәндә, җирле бюджетларның формалашуына һәм үтәлешенә контроль һәм анализ, җирле үзидарә органнарының бюджет акчалары һәм муниципаль милек белән идарә итүен, район бюджет оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшереп, аларга бәя бирү һәм башкалар. Вәкаләтләр күпсанлы һәм күпкырлы”,– ди рәис. Аның белән барлык бүлмәләрне диярлек йөреп чыктык һәм без танышканнарның күбесе 7-8 ел стажлы белгечләр булып чыкты. Ягъни хезмәтнең нечкәлекләренә тәмам төшенеп бетү чорын узып, палатаның төп бурычларын үтәүчеләр. Ә бюджет бүлеге начальнигы Розалия Мәрданова – финанс тармагында эшчәнлеген моннан 24 ел элек башлаган ветеран. Район үсешенә керткән хезмәте зур. “Бюджет керемнәренең бер өлеше республикадан килә, шактые салымнардан, салым булмаган керемнәрдән туплана. Район бюджетын сессия каравына чыгарганчы катлаулы, авыр эш башкарырга кирәклеген без – финансистлар гына беләбез. Салым инспекциясе белән берлектә эшлибез”,– ди ул. Уртак тырышлык белән формалашкан бюджетның максатның тотылышы да бик мөһим. Эчке контроль, финанс күзәтүен палатада 1995 елдан эшләүче баш белгеч Илгизәр Гатауллин башкара. Икътисад һәм хокук институтын тәмамлаган. ”Эштә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу өчен контракт системасы турында"гы 44нче федераль законга таянабыз. Бюджетта һәр инвентарь исәптә. Әйтик, төзелешкә түбә калае заказчы кушканча алынганмы, маркасы туры киләме, мәдәният йортына тиешле пәрдә эленгәнме – барысы да тикшерелә. Закон таләпләрен бозуларны булдырмаска тырышабыз, штрафлар бик зур”,– ди белгеч. Шулай ук 23 ел эшләүче исәп-хисап бүлеге баш белгече Миңсәрия Дәүлиеваның да компьютерда нинди саннар белән эш иткәне вазифасының исеменнән үк аңлашыла. Эш сәгате электрон почта белән танышудан һәм министрлыктан килгән биремнәрне үтәүдән башлана. Белгечкә 100дән артык оешма хисап бирә. Контрактлар бүлегендә быел 406 килешү төзегән белгечләр – уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган Чулпан Сәмигуллина, Айгөл Зәйниева, финанс активлары төркеме җитәкчесе Алия Мөбарәкова, баш икътисадчы Йолдыз Ханнанова, аның уң кулы Альбина Гүзәлова, ата-аналарның бакчаларга кертемнәре буенча субсидияләр билгеләү юнәлешендә эшләүче Гөлназ Тимерханова, белгечләр Алинә Мансурова, Эльмира Мөхәмәдиярова һәм башкалар турында да җылы сүзләр ишеттек. Ләйсән Нигъмәтҗанованың яңа эшкә кергән Алия Фәттаховага үзенең 8 еллык эш тәҗрибәсен җиткергән чагына туры килдек. Гомумән, палатада Шәмсун Әкбәр улы әйткәнчә, СССР заманында киң таралган остазлык хәрәкәте дәвам итә. Бу хакта аграр көллияттә Белем бәйрәмендә палатаның баш бухгалтеры Алсу Миңгәрәева да бик тәэсирле сөйләде. “Бухгалтер эшеннән курыкмагыз, егетләр-кызлар. Безгә практикага да, диплом алгач эшкә дә килегез. Өйрәтербез, күрсәтербез, бергә эшләрбез”,– диде, 2 ай үзе янында эшләгән III курс студенты Таңсылу Гарраповага палата рәисе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Фәнил Мәүлетов.
Фоторепортаж
Финанс хезмәткәрләренә эшләрен башкаруда заманча технологияләр ярдәмгә килә. Бюджет формалаштыру процессын җиңеләйтергә мөмкинлек бирүче төрле программалар куллана башлады. Бюджет процессына идарәне тәэмин итү максатыннан, "АЦК-Финанс" комплекслы системасы эшләнде. Аннары "Администратор-Д" программасы кертелде. Аның ярдәмендә районның салым түләүчеләренең көндәлек түләүләре күзәтеп барыла. Шулай ук ялгыш саналган яисә артык күчерелгән түләүләр ачыклана.